Тарих битләре буйлап сәяхәт: Бөек Ватан сугышы
Юртыш авылы китапханәсе Пушкин картасы программасы кысаларында «Тарих битләре буйлап сәяхәт: Бөек Ватан сугышы» дигән викторина үткәрде.Чара башында китап укучылар игътибарына Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында кыскача тарихи белешмә бирелде. Аннары укучылар тарихи фактларны, даталарны, героик көннәр вакыйгаларын, шул исәптән әдәбиятта һәм музыкаль иҗатта чагылган сорауларга җавап таптылар. Китап укучылар катлаулы чор турында күп яңалыклар белделәр, шулай ук ата-бабаларының батырлыкларын искә төшерделәр һәм дөньяны фашизмнан коткарган кешеләрнең истәлегенә хөрмәт күрсәттеләр.
