Телдә-Халык Җаны
Ел саен 26 апрельдә Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә. Бәйрәм хәзерге татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукайның туган көнендә билгеләп үтелә. Тукай китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеклелеккә өйрәтә, кыю һәм шәфкатьле булырга өнди.
Тукай- татар халкының җаны, аның чын, тирән рухы. Аның бөеклеге шунда ки, ул татар халкының хисләрен, теләкләрен һәм уйларын тирән аңлаудан һәм ачудан гыйбарәт.
Каенлык авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен танып белү сәгате үткәрде. Китапханәче балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Балалар аның биографиясеннән бик күп яңалыклар ишеттеләр, замандашларының татар халкының бөек улы турындагы истәлекләреннән өзекләр тыңладылар.
