Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Муса Җәлил – герой шагыйрь»

15 февральдә татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 117 ел булды. Шагыйрьнең исеме бөтен дөньяга билгеле, ул батырлык, каһарманлык, Ватанга тугрылык символы булып санала.

Шул уңайдан, Коркачык авылы китапханәсе балалар бакчасы белән берлектә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Муса Җәлил – герой шагыйрь» дигән әдәби кичә уздырды. Китапханәче балаларга герой – шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы, балачагы, аның китаплары һәм шигырьләре, «Моабит дәфтәрләре» җыентыгы турында сөйләде, «Кызыл ромашка», «Җәлил варислары» китаплары белән таныштырды. Балалар «Маэмай», «Куян», «Суык бабай» шигырьләрен зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләре дә «Сәгать» шигырен сәнгатьле итеп сөйләп бирделәр, «Карак песи» сценкасын күрсәттеләр, «Әтәч» исемле җырын җырладылар. Чара ахырында шагыйрьнең «Кызыл ромашка» шигыре белән танышып, ак кәгазь битенә төшерелгән ромашкаларны матур буядылар.