Тынычлыктан җаваплар
«Сизә алам» Бөтенроссия социаль проекты кысаларында Биектау авыл китапханәсе «Тынлыктан җаваплар» исемле укучылар конференциясе үткәрде. Чарада китапханәчеләр, яшүсмерләр һәм мәктәп психологы катнашты. Чара башында балалар китапханәче һәм психолог белән яшүсмерләрнең психо-эмоциональ халәте турында фикер алыштылар, стресска китерә торган вакыйгаларны һәм алардан чыгу формаларын тикшерделәр. Китап укуга, аның яшүсмергә уңай йогынтысы турында сөйләштеләр. Балалар укыган китаплар турында үз фикерләрен әйттеләр. Китапханәче үз чиратында аларны Сергей Михалков премиясе лауреатлары китаплар сериясе белән таныштырды. Чара азагында күп кенә китаплар уку һәм алга таба фикер алышу өчен алынды.
