Тукай яши – халык кунелендә
26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үттек. Аның китаплары туган як матурлыгына, игелеклелеккә өйрәтә, шәфкатьле, гадел һәм кыю булырга өнди. Чыршы авыл китапханәсендә укучылар өчен әдәби – музыкаль кичә узды. Чарада аның тормышы һәм биографиясеннән күп кенә яңалыклар турында сөйләнде, замандашларыбызның татар халкының бөек улы турындагы истәлекләрен тыңладык. Чарада катнашучылар Туган ил, туган тел, гади халык тормышы темасына Габдулла Тукайның шигырьләрен укыдылар. Шулай ук катнашучылар өчен уен – викторина оештырылды, аның барышында Габдулла Тукай турында кем күбрәк белгәнен ачыкланды. Һәрбер катнашучы үз әсәрләрен алып укый алсын өчен, чарада «Тукай иләнә сәяхәт» китап күргәзмәсе урнаштырылды.
