Яшьлек көйләре
Биектау авыл китапханәсе өлкәннәр өчен «Яшьлек көйләре» исемле музыкаль сәгать үткәрде. Чарада катнашучылар 70 – 90 нчы еллардагы җырчыларны тасвирламалары, музыкаль әсәрләре һәм фотосурәтләре буенча таныдылар. Чарага танылган җырчылар турында презентация әзерләнде. Музыкаль сәгать җылы шартларда үтте, катнашучылар Иосиф Кобзон, Мөслим Магомаев, Валентина Толкунова һәм башка җырчыларның тормыш юлындагы һәм иҗатындагы кызыклы фактлар белән таныштылар һәм аларның җырларын искә төшерделәр.
