И, туган тел, и, матур тел!
Татарстанда Туган тел көне уңаеннан, Чернышека мәктәбе белән берлектә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты темасына викторина үткәрелде. 4 турдан торган уенда ике команда катнашты. Укучылар сорауларга җавап бирделәр, башкарылган өй эшләрен күрсәттеләр, тәкъдим ителгән иллюстрацияләрнең нинди әсәрләрдән икәнен әйтеп бирделәр, ә соңыннан команда капитаннары ярышты. Балалар туган тел һәм Габдулла Тукайның иҗаты буенча белемнәренең яхшы нәтиҗәләрен күрсәттеләр.
