Яшьлек көйләре
Безгә атна саен олы яшьтәге дусларыбыз килеп йөри. Клуб әгъзаларына яшь вакытлары, совет чоры турында кызыклы программа тәкъдим ителде һәм барысы бергәләп алга киткән социализм иле буйлап сагынып сәяхәткә чыктылар. Тормыш һәм көнкүреш үзенчәлекләрен искә төшердек. Программа һәр совет кешесенең көне иртәнге зарядкадан башланды. Алтын вакытны искә төшерделәр: канатлы фразалар буенча фильмнарны таныдылар, совет еллары җырларын җырладылар, кинофильмнардан көйләр яңгырады. Әсәрләрне рухи яктан башкару һәр тыңлаучының күңелен нечкәртте. Чара 80 нче еллар дискотекасы белән тәмамланды. «Бәйрәм серләре» клубына рәхмәт белдерәбез.
