Кыңгырау чәчәк
Сая авыл китапханәсендә шагыйрә Резедә Вәлиеваның 95 еллыгына китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә шигырьләр, әкиятләр, шигъри табышмаклар, җырлар, балалар өчен такмазалар җыелган китаплар урын алды. Шагыйрәнең иҗаты тирән эчкерсезлек, табигатькә һәм туган якка мәхәббәт тәрбияли. Аның күп кенә шигырьләре музыкага салынган. Балалар Татарстан-туган як, аның табигате, дуслык турында шигырьләрен яратып укыдылар. Резеда Вәлиева әсәрләрен балалар да, өлкәннәр дә яраталар, алар игелек һәм мәрхәмәтлелек, туган телгә, ватанга мәхәббәт тәрбиялиләр.
