Ягез, әле егетләр
5 май көнне, Чыршы авыл китапханәсендә, Пушкин картасы буенча «Ягез,әле егетләр» дигән темага уен – ярыш үткәрелде. Уенга «Без, яшь солдатлар» дигән исем бирелде. Яшь солдатларларның җитезлекләрен, кыюлыкларын, өлгерлекләрен тикшереп, бәяләп карадык. Солдат кеше биктә кыю булырга тиеш. Уенда: «Минутка киенү», «Очкычлар» — төсле кәгазьләрдән очкыч ясау (мастер – класс), М. Җәлил шигырьләрен уку, сорауларга – җавап , сүзләр тезү – кебек уеннар эзерләнде. Булачак солдатларыбыз эшне төгәл һәм җитез башкардылар.
