Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тарих битләре буйлап сәяхәт: Бөек Ватан сугышы

Яшьләр өчен танып белү чарасы үткәрелде. Ул тарихның иң әһәмиятле чорына — Бөек Ватан сугышына багышланган иде. Чара Пушкин картасы программасы кысаларында узды. Егетләр һәм кызлар интерактив уенда актив катнаштылар. Чара барышында фронтлардагы хәлиткеч сугышларны искә алдылар. Бөек Ватан сугышы турында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Сорауларга җавап биреп, күпләр күргәзмәдән әдәбият кулланды. Балаларның интерактив уенда катнашуы үз белемнәрен тирәнәйтергә тагын бер мөмкинлек булды. Йомгаклау сүзендә өлкән сыйныф укучылары оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.