Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сугыш турындагы истәлекне безгә китап калдыра

Үзәк балалар китапханәсендә Җиңү көненә багышланган «Сугыш турындагы истәлекне безгә китап калдыра» дигән китап күргәзмәсе ачылачак. Укучылар игътибарына Константин Симонов, Виктор Астафьев, Александр Твардовский, Константин Воробьев, Борис Васильев һәм башка фронтовик язучыларның әсәрләре тәкъдим ителәчәк. Бу китаплар кырыс сугыш еллары, Ватан өчен батырлык һәм фидакарьлек белән көрәшкән кешеләр, дошманны җиңү һәм дөньяны фашизмнан азат итү өчен көчләрен һәм гомерләрен кызганмаган кешеләр турында сөйләячәк.