Сугыш. Җиңү. Хәтер
Еллар уза, әмма Ватанны саклаганда үз гомерләрен биргән батырлар турында истәлек китапларда, документларда, хатларда һәм фотографияләрдә, иң мөһиме, ул кешеләрнең йөрәкләрендә яши. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Олы Битаман авылы китапханәсе китапханәчесе балалар өчен батырлык сәгате үткәрде. Балалар китапханәче белән бергә презентация һәм китаплар ярдәмендә совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүгә таба озын юлын искә төшерделәр. Китапханәче фронтта сугышкан якташлары, авылның тыл хезмәтчәннәре турында сөйләде. Чарага әзерләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Балалар үзләренең бабалары турында искә төшерделәр, сугыш турында шигырьләр укыдылар.
