Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Мәңгелек хәтердә яшиләр

1945нче елның җиңүле маеннан күп еллар үтеп китте. Ләкин хәзергә кадәр халык солдатларның батырлыкларын хәтерли һәм җиңү өчен үз гомерләрен кызганмаганнарны искә ала. Чөнки совет сугышчыларының кылган гамәлләрен, совет кешеләренең кичергәннәрен онытырга һәм тарихтан юкка чыгарырга мөмкин түгел. Үз иле, туганнары, бәхете һәм тынычлыгы өчен гомерләрен бирергә әзер булган халык булмаса, ул коточкыч вакыйгаларның ни белән бетәчәге билгесез иде. Олы Битаман авыл китапханәсе авыл җирлеге, мәктәп, мәдәният йорты белән берлектә бәйрәм тамашасында катнашты, анда тантаналы өлеш, һәйкәлгә веноклар салу һәм концерт программасы булды, концертта сугыш, җиңү, ватанга мәхәббәт турында җырлар, шигырьләр яңгырады.