Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Мәңге сүнми торган хәтер

9 майда Россиядә ел саен  Җиңү көне билгеләп үтелә. 2025 елда бәйрәм Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.Шул уңайдан Айбаш авылында һәйкәл янында   тантаналы митинг узды. Авыр заманнарда Ватаныбызны саклаган һәлак булган авылдашларны искә алырга, һәйкәлгә чәчәкләр салырга җитәкчеләр, тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары, авыл халкы, кунаклар, укучылар килде.   Айбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе  укучылары мәдәният, китапханә хезмәткәрләре   катнашында бәйрәм концерты  куелды. Чара Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алып һәм һәйкәлгә чәчәкләр кую белән  тәмамланды.