Баш иябез сиңа, Бөек Җиңү!
Чернышевка авыл китапханәсе, Бөек Җиңү көненә багышлап, китап күргәзмәсе оештырды. Биредә Бөек Ватан сугышына (1941-1945) багышланган тарихи һәм матур әдәбият китаплары тәкъдим ителде. Бу китаплар кырыс хәрби чор вакыйгаларын ача, батырларча, көчләрен һәм гомерләрен кызганмыйча дошман белән көрәшеп, җиңүне якынайткан, Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган, башка ил халыкларына фашизмнан котылырга ярдәм иткән сугышчылар турында бәян итә. Китаплар сугыш вакыйгалары, безнең солдатларның батырлыклары, тыл хезмәтчәннәре, очучылар һәм диңгезчеләр, су асты көймәчеләре һәм танкистлар, Ватаныбызны коткаручылар турында сөйлиләр.
