9 май – Җиңү көне
Җиңүнең 80 еллыгына Кече Битаман китап бирү пунктында «Сугыш хәтердән китмәячәк» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә урын алган китаплар кырыс сугыш чоры вакыйгаларын ачып бирә, үз көчләрен һәм гомерләрен кызганмыйча, каты сугышларда дошманны җиңгән, Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаган кешеләр турында сөйли. Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар реаль вакыйгаларның рухи дәвамы булып тора, буыннар хәтерен саклаучылар буларак чыгыш ясый. Китапханәгә килүчеләр гади совет кешеләренең батырлыгы, данлыклы Ватанны саклаучылар, балаларның батырлыклары турындагы китаплар белән таныштылар һәм өйдә укыр өчен үзләренә китаплар сайлап алдылар.
