Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Һәлак булган авылдашлар һәйкәле янында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг.

Җиңү көне – күз яшьләренә күмелгән бөек бәйрәм. Бу бәйрәм шатлык һәм кайгы, тарихыбыз өчен горурлык һәм күпсанлы сугыш корбаннары турында чын күңелдән кайгыруны үз эченә алган бәйрәм дә. 8 май көнне Ватаныбызны шул авыр сугыш елларында саклаган, тынычлыкны фашизмнан коткарган авылдашларны искә алу өчен һәйкәл янына бик күп халык җыелды. 1945 елның 9 маеннан бирле  инде 80 ел узган, әмма кешеләр җиңүчеләрнең исемнәрен хәтерли һәм белә.  Митингта Биектау муниципаль районы, җирле үзидарә һәм авыл җирлеге оешмалары вәкилләре,  Чернышевканың Боратынский Е.А.  исемендәге һәм Скрементов М.Н. исемендәге  мәктәпләре укучылары чыгыш ясадылар. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны, сугыш һәм тыл ветераннарын искә алу йөзеннән бер минутлык тынлык игълан ителде һәм веноклар куелды.