Мин сезгә сугыш турында сөйлим.
7 май көнне Чернышевка мәдәният йортында авыл җирлеге халкы өчен «Мин сезгә сугыш турында сөйлим» дигән концерт программасы узды. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Программада «Тамчы» балалар бакчасы хезмәткәрләре, Чернышевка урта мәктәбе укучылары һәм авыл җирлеге оешмалары катнашты. Чернышевка авыл китапханәчесе Әби (балачакта Ленинград блокадасын кичергән кыз) ролендә әдәби композициядә катнашты. Ул биредә үзенең оныгына фронтка киткән әтисе турында һәм блокадалы Ленинградта яшәүчеләр кичергән ачы язмыш турында сөйләде.
