Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Усад авылы китапханәсе

Беренче китапханә узган гасырның 30 нчы елларында Толмачи авылының бер йортында ачыла. Анда Саттарова фамилияле ханым эшли.Кызганычка каршы башка мәгълүмәтләр сакланмаган. 1950 нче елдан китапханә Усад авылына бер агач бинага күчерелә. Китапханәгә эшкә элек башлангыч сыйнфта укытучы булып эшләгән Старостина Татьяна Алексей кызы урнаша. 1971 елдан 1976 елга кадәр Федорова Анна Григорий кызы эшли. 1976-1990 елларда китапханәчеләр булып И.Г.Гатауллина, Л.Петрова, Г.Г.Горшкова, О.И.Косматкина, В.Скарлыгина эшлиләр. 1980 елның  27 сентябреннән китапханә Биектау район Үзәк китапханәсе карамагына тапшырыла һәм “Высокогорский” совхозының иске балалар бакчасы бинасына күчерелә.      1990 елның 2 январеннән китапханә белән Тихонова Роза Василий кызы җитәкчелек итә башлый. Ул эшләгән чорда  Усад авылының элеккеге сәүдәгәре Журавлевның 2 катлы таш йортында урнашкан мәдәният йорты үзгәртеп корыла һәм икенче каттан 2 зур бүлмә китапханә өчен бүленә.Роза Василий кызы 21 ел эшләп, лаеклы ялга китә һәм үз вазифаларын 2011 елда Яруллина Айгөл Мәхсут кызына тапшыра. 2013 елда ул декрет ялына китә, вакытлыча  Зарипова Мәдинә Барый кызы эшли башлый. 2013 елны Усад авылы җирлегенең Тимофеевка авылында яңа мәдәният йорты төзелә. Китапханә өчен 15 кв.м. зурлыктагы бүлмә бирелә. 2016 елдан Яруллина Айгөл үз вазифаларына кире кайта.

Усад китапханәсе 8 торак пунктка хезмәт күрсәтә: Усад, Тимофеввка, Ильино, Толмачи, Чубар, Хохлово, Садилово, Удачный авыллары.

Китапханәче:  Яруллина Айгул Мәсхүт кызы

Контактлар:

Электрон почта: usadskayabiblioteka@mail.ru, VGora.bibl31@tatar.ru

ТР МЭК сайтына сылтама: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42218918-31/

Китапханәнең адресы: 422710 Татарстан Республикасы , Биектау муниципаль районы, Усад авылы, Профсоюзная урамы, 45 нче йорт.

Эш сәгатьләре:

Дүшәмбе –шимбә: 10:00-16.00

Якшәмбе – ял көне.