Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз
Коркачык авылы китапханәсе Самара өлкәсе китапханәсе оештырган XVI Халыкара «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» акциясенә кушылды. Акциянең төп идеясе-сугыш турындагы әсәрләр белән танышу һәм фикер алышу. Китаплар Бөек Ватан сугышы турында, ул вакытлардагы батырлыкларны, вакыйгаларны онытмаска ярдәм итә. Чарада катнашучылар А.Печерскаяның «Балалар – Бөек Ватан сугышы Геройлары» китабыннан «Лара Михеенко», «Леня Голиков» исемле хикәяләре белән таныштылар һәм үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.
