«Тарих битләре буйлап сәяхәт: Бөек Ватан сугышы»
Ватанны саклаучылар елына һәм Пушкин картасы федераль проекты кысаларында Биектау авыл китапханәсендә тарихның иң әһәмиятле чорына — Бөек Ватан сугышына багышланган мавыктыргыч танып белү чарасы узды. Чарада 10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Укучылар алты турдан торган интерактив уенда көч сынаштылар: «Бөек полководецлар», «Даталар һәм вакыйгалар», «Җиңү коралы», «Герой-шәһәрләр», «Сугыш җырлары» һәм «Сугыш турында әсәрләр». Катнашучылар сугыш кырындагы хәлиткеч вакыйгаларны һәм Җиңү коралларын, Бөек хәрби җитәкчеләр турындагы кызыклы фактларны искә төшерделәр, шулай ук иң авыр вакытларда да совет солдатларының рухын саклап калган әдәби һәм музыкаль әсәрләргә дә тукталдылар. Чарага уеннан тыш, Бөек Ватан сугышы турында китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. Әлеге чара укучыларга үз белемнәрен тирәнәйтү һәм Ватанны саклаган геройларны искә алу өчен тагын бер мөмкинлек булды.
