Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тема: «Әфганстан-йөрәк ярасы»

Яшь буынга патриотик тәрбия бирү кысаларында 16 февральдә Айбаш авыл китапханәсендә  «Әфганстан-йөрәк ярасы» дигән чара уздырылды. Балаларга Әфганстанда барган вакыйгалар   турында сөйләдек. Әфганстан Демократик Республикасында интернациональ бурычларын үтәгән совет сугышчыларының батырлыгын һәм каһарманлыгын чагылдырган китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Күргәзмәдә безнең авыл җирлегеннән әлеге сугышта катнашкан якташларыбыз турында да мәгълүмат куелды. Шулай ук китапханә фондында булган «Әфган кызалаклары»китабы(җыючысы В.Имамов), В. Верстаковның   «Афганский дневник» китаплары да тәкъдим ителде.