Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Картаймагыз әле ветераннар…

Чыршы авыл китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә «Картаймагыз әле ветераннар» дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә уздырылды.  Максат итеп  укучыларның Бөек Ватан сугышы турыдагы белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына карата горурлык хисе,  ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына хөрмәт хисе тәрбияләү. Китапханәче Ватанны саклаучылар, данлы исемнәр һәм геройлар хакында сөйләде ; Бөек Ватан сугышы геройлары исемнәрен искә төшерде. Чарада катнашкан барлык укучыларны бәйрәм белән котлады, мәктәп укучылары Ватан, батырлык турында шигырьләр укып, җырлар башкардылар. Чараның шигъри өлеше музыка белән үрелеп барды.