Тема: Буквар белән хушлашу. Китап укучыларына багышлау
2023 елның 16 февралендә Биектауның 1 нче урта мәктәбенең актлар залында «Буквар белән хушлашу. Китап укучыларына багышлау» бәйрәме узды. Беренче сыйныф балалары үзләре укырга теләгән әдәби әсәрне сайлый алачаклар.
Чара дәвамында балалар табышмакларны чиштеләр, әдәби геройларны фаразладылар, хәрефләрдән сүзләр тупладылар.
Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре балаларга китапханә турында, китапханәгә ничек язылырга, формулярның нәрсә икәнлеге һәм бердәм укучы билеты турында сөйләделәр.
Бәйрәм уңышлы үтте!!! Китап иле, тылсым һәм белем иле беренче сыйныф укучылары өчен ачык.
