Камалышта калган Ленинград символы
2025 ел – Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы елы. Ленинград блокадасы, Бөек Ватан сугышының бер бите буларак, барлык россиялеләр хәтерендә аерым урын алып тора. Шулай ук май аенда Ольга Берггольцның тууына 115 ел тула. Патриотик тәрбия кысаларында авыл китапханәсе яшь укучылар өчен Ольга Берггольц каләме астыннан чыккан шигырьләрне кычкырып укыды. Балалар О. Берггольцның блокададагы Ленинградка һәм аның халкына багышланган шигъри әсәрләр авторы, Ленинград радиосы дикторы булуын белделәр. Чарада катнашучылар герой-шәһәр Ленинград турында видеоролик карадылар, тарихи фактлар һәм саннар белделәр. Чарада «Батырлык җыры» шигырьләр җыентыгы һәм К. Кретованың «Антихрупкие: женщины в истории России» китабы кулланылды.
