Яле, егетләр, алга, диңгез маҗараларына
«Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында Бөреле җәнлек совхозының авыл китапханәсендә яшүсмерләр өчен квест үткәрелде. Уенга катнашучыларга корабльгә, капитан каютасына эләгү өчен бик күп киртәләрне җиңәргә: гадәти булмаган әйберләрне табарга, шифрларны чишәргә, лабиринтларны үтәргә туры килде. Һәр үтелгән биремнән һәм сорауга дөрес җавап биргәннән соң, уенчылар пазлның бер өлешен алдылар, аны җыеп, призга кадәр барып җитәргә мөмкин иде. Яшь маҗара сөючеләргә Ж. Вернның «Унбиш яшьлек капитан» һәм «Капитан Грант балалары», Д. Дефоның «Робинзон Крузо», А. Гринның «Алые паруса», Р. Л. Стивенсонның «Остров сокровищ», А. Некрасовның «Капитан Врунгель маҗаралары» әсәрләрен искә төшерергә туры килде. Балалар
