Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Ольга Берггольц

Ленинград блокадасы – Бөек Ватан сугышының зур ярасы, аның турында сөйләү һәм искә төшерү авыр. Биектау авыл китапханәсе Ольга Берггольц иҗаты турында әңгәмә үткәрде. Китапханәче укучыларны батыр шагыйрәнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Шагыйрә әлеге дәһшәтле 900 көндә шәһәрнең, халыкның фашизм каршындагы  ныклыгын  гәүдәләндерә. Меңләгән шәһәр халкы аның шигырьләрен ишетү өчен репродукторлар янына җыелган. Аның шигырьләре ленинградлыларга блокада шәһәрендә исән калырга ярдәм иткән, шуңа күрә Берггольцның тавышын Җиңү символы дип атыйлар.