Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Славян язуы һәм мәдәнияте көне

Биектау авыл китапханәсе 2 нче мәктәп укучылары белән Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган әңгәмә үткәрде. Китапханәче  Русьта язуның барлыкка килү тарихы, язуга нигез салучылар һәм беренче славян әлифбасын төзүчеләр — Кирилл һәм Мефодия белән таныштырды. Укучылар Әлифба, язу һәм китап, уку турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Чара балаларның һәм яшьләрнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен формалаштыруга, аларны туган тел тарихына, рус мәдәниятенең рухи чыганакларына тартуга юнәлдерелде.