Тәбигатьнең матурлыгы.
Казаклар авыл китапханәсе «Карлыгач» балалар бакчасы белән берлектә «Тәбигатьнең матурлыгы» исем астында әйләнә тирәбезгә агачлар,чәчәкләр утырттык.Аннан соң балалар белән яшеллекне үстерү серләре турында әңгәмә кордык,Э.Кыямова «Агачлар» дидактик карточкалар аша агачлар турында танышуны дәвам иттек. Тирә – юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш.

