Биектау районына 90 ел
Шау-шулы һәм җанлы Казаннан ерак түгел генә гаҗәеп урын бар, әйтерсең ул табигать матурлыклары экстремаль тизлекләр чорында тою өчен махсус булдырган. Монда иксез-чиксез кырлар тыюлыклар, чишмәләр белән үрелеп бара. Мондый матурлык Татарстан Республикасының Биектау районында. Биектау районы – мәйданы һәм икътисады буенча республикада иң эреләрнең берсе. Аның тарихы бик бай. Биредә элек-электән бу территориядә яшәгән халыкларның археологик, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре сакланган. Биектау районының 90 еллыгына Олы Битаман авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды, анда район, аның танылган кешеләре, торак пунктлары, язучылары турында китаплар тәкъдим ителә.
