Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китапханәдә бәйрәм

27 майда илебездә Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә.
Китапханә-ул тулы бер ил, анда кызыклы нәрсәләр күп. Чыпчык авыл китапханәсе мөдире Әһлиуллина Фәния ” Китап һәм китапханә турында!” сөйләде,  балалар уку залы, абонемент белән таныштылар. Китапханәче «китап фонды», «уку залы» кебек төшенчәләрне аңларга булышты, китап белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерде, китапханәдә үз-үзеңне тоту культурасы турында сөйләде һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләде. Балалар һәр китапның бер урында торуын һәм китапханәдә китапларның нинди принцип буенча урнаштырылуын белделәр.