Китаплар йорты кунакка чакыра
Коркачык авылы китапханәсендә Китапханәләр көненә багышланган матур бәйрәм узды. Чарага иң яшь китап сөючеләр – тәрбияче Җаббарова Роза Ивановна озатуында «Ласточка» балалар бакчасы әзерлек төркеме балалары килде. Балалар бүләк итеп узләренен рәсемнәрен алып килгәннәр иде. Бәйрәм китапханә буйлап мавыктыргыч экскурсиядән башланды, анда яшь укучылар китап фондының ничек төзелүе, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, китапларга сакчыл караш турында белделәр. Китапханәче шулай ук балалар өчен әзерләнгән китап күргәзмәләренә күзәтү ясады. Аннары укучылар өчен укуга мәхәббәтне үстерүгә юнәлдерелгән кызыклы конкурслар һәм уеннар оештырылды. Балалар бик теләп викториналарда катнаштылар, табышмакларны чиштеләр, рәсемнәр ясадылар. Бәйрәм уңаеннан чарада катнашучыларга татлы призлар тапшырылды.
