Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Укы һәм бүлеш!» республика конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы»

Р. Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә «Укы һәм бүлеш» республика конкурсының бүләкләү тантанасы узды. Чарада МБУ «Биектау ҮБС» китапханәләренең яшь укучылары катнашты.

Чара экскурсия белән башланып китте, катнашучылар китапханәнең бай тарихы һәм аның уникаль фонды белән таныштылар. Бүләкләү тантанасы бәйрәм рухы тудырган якты һәм талантлы артистлар чыгышлары белән үрелеп барды.

Аннары конкурста җиңүчеләр игълан ителде, аларга лаеклы бүләкләр тапшырылды, ә барлык катнашучылар иҗади казанышларын тану йөзеннән сертификатлар алдылар. Аерым бүләк – “Тамашачылар симпатиясе призы” номинациясендә җиңүче дипломын Биектау авыл китапханәсе укучысы Халикова Мәрьям алды.