Күңелле уеннар
Чыршы авыл китапханәсе, мәдәният хезмәткәрләре, балалар бакчасы белән берлектә 1 нче июнь – Балаларны яклау көне уңаеннан «Күңелле уеннар» дигән тамга астында ярышлар уздырылды.. Кояшлы җәйнең беренче көнендә, балачакның иң матур бәйрәме – Балаларны яклау көне.
Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Балачак иле гел шаулап – гөрләп торсын!
Балаларны яклау көне 1950 нче елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә.
Балаларны халыкара яклау көне – ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерүче көн. Күк йөзебез аяз, балаларыбыз бәхетле. киләчәк тормышыбыз якты булсын!
