Балачак-көлү һәм шатлык
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Усад авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен «Балачак – көлү һәм шатлык» дигән күңел ачу – уен программасы үткәрде. Чара башында барысын да бәйрәм, каникуллар белән котладылар, балаларга яңа уку елына бик яхшы ял итүләрен һәм көч җыюларын теләделәр. Алып баручылар балалар өчен мавыктыргыч уеннар һәм конкурслар әзерләделәр. Алга таба балалар бик теләп хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, күңелле эстафеталарда, шаярту конкурсларында катнаштылар. Уен программасы җылы һәм дустанә атмосферада узды, программада катнашучыларның барысы да уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алды. Чара азагында барысына да безнең иганәчеләрдән туңдырма өләштеләр.
