Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Пушкин көне

Ел саен 6 июньдә, бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туган көнендә, Россиядә Пушкин көне, ә бөтен дөньяда Халыкара рус теле бәйрәме билгеләп үтелә. Бу бәйрәм бөек шагыйрь иҗатына багышланган. Традиция буенча Үзәк китапханә бакчасына олылар да, балалар да чакырыла. Күпләр Александр Сергеевичның яраткан әсәрләрен яттан рәхәтләнеп укый. Бүген, шагыйрьнең туган көне алдыннан, чарага Биектауның 1 нче урта гомуми белем мәктәбенең мәктәп яны лагерыннан укучылар килде. Чара башында балаларга Александр Пушкин биографиясеннән кызыклы фактлар сөйләделәр. Малайлар һәм кызлар чиратлашып «патша Салтан әкиятен», яраткан әкиятләреннән өзекләрне кычкырып укыдылар. Чара азагында иң актив катнашучыларга приз тапшырылды.