Әкиятне юлдаш итеп ал
Биектау авыл китапханәсе хезмәткәре «Солнышко» балалар бакчасында «Әкиятне юлдаш итеп ал» исемле чара уздырды. Яшь укучылар искиткеч балалар язучылары Александр Пушкин, Петр Ершов, Ганс Христиан Андерсен, Шарль Перро әкиятләрен һәм, әлбәттә, рус халык әкиятләрен искә төшерделәр. Аннары балалар өчен уен – викторина үткәрелде, теге яки бу предметның кайсы әкият героена каравын ачыкладылар, вакытны күңелле һәм файдалы уздырдылар. Ахырдан балалар үзләренең яраткан әкиятләре һәм әкият геройлары турында сөйләделәр.
