Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Пушкин һәр вакытка

Александр Сергеевич Пушкинның туган көне һәм рус теле көне уңаеннан Бөреле җәнлек совхозы китапханәсе, Бөреле мәдәният йорты белән берлектә, мәктәп яны җәйге лагерына йөрүче укучылар өчен бөек рус язучысы һәм шагыйренең тормышына һәм иҗатына багышланган әдәби сәгать үткәрде. Чарада катнашучыларга китапханәче Пушкинның әдәби мирасы турында сөйләде, шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар, аның Казанда булуы турында сөйләде, балалар табигать турында «Кышкы иртә», «Кышкы кич», «Күңелсез чор» шигырьләрен һәм Әкият-поэмалардан өзекләр укыдылар. Балалар Пушкин әкиятләре буенча викторинада катнаштылар.  Чара ахырында балалар игътибарына «Пушкинны коткарыгыз» нәфис фильмы күрсәтелде.