Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сабантуйга бүләк җыю

Кече Битаман китап бирү пункты авыл клубы белән берлектә Сабантуйга бүләкләр җыю оештырды. Сабантуй – борынгы, мең еллык тарихка ия бәйрәм. Сабантуй алдыннан бүләкләр җыю —хәзер дә күңелле күренеш. Бирнә җыю – татар халкында сакланып килгән бик борынгы йолаларның берсе.
Аны сабантуй алдыннан берничә көн кала җыялар: ир-егетләр гармун, колга тота, хатын-кызлар җырлыйлар, өйдән – өйгә йөреп хуҗаларны сәламлиләр, бала-чагалар бизәлгән атка утырып урам әйләнәләр. Ә өй хуҗалары, үз чиратларында, өйләреннән чыгып, теләкләр теләп, сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшыралар.
Бар авылга таралган җыр-моң, гармун тавышы бәйрәм кәефен тагын да күтәреп җибәрде.
Кайбер авылларда бу йолалар онытылып бара инде. Матур гадәтләрнең безнең якларда бүгенге көнгә кадәр сакланып килүе – зур сөенеч.