«Тылсымлы Пушкин илендә»
Ел саен 6 июнь көнне Александр Сергеевичның туган көнендә Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә. Пушкин безгә кечкенәдән килә һәм гомер буе кала. Бу шагыйрьнең әсәрләрен белмәгән һәм яратмаган кешене табуы кыендыр. Аның әсәрләре төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә. Әлеге вакыйга уңаеннан, 9 июнь көнне Алан-Бәксәр авыл китапханәсендә Россиядә Пушкин көненә багышланган «Тылсымлы Пушкин илендә» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханә укучылары бөек рус шагыйренең тормышы һәм иҗаты, аның иҗади мирасы — барлык буыннар яраткан поэмалары, шигырьләре һәм, әлбәттә, әкиятләре белән таныша алдылар. Күргәзмәдә төрле яшьтәге укучылар өчен шагыйрьнең әсәрләре тәкъдим ителде.Шулай ук Алан-Бәксәр авылы китапханәчесе балаларга Александр Сергеевич Пушкин әсәрләре буенча видеоматерал һәм мультфильмнар күрсәтте.
