Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кем юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүче булырга тели?

Үзәк балалар китапханәсендә, анда Биектауның 1 нче урта мәктәбе каршындагы җәйге лагерь укучылары катнашында чара узды . Интеллектуаль уен « Кем юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүче булырга тели?»  Очрашу юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган иде. Уен барышында балалар әкияттәге транспорт чаралары, юл һәм җәяүлеләр турындагы сорауларга җавап бирделәр.

Чарада «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның Биектау бүлекчәсе начальнигы Сафиуллина Алсу Рәшит кызы катнашты. Ул балаларга юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерде һәм велосипедта ничек дөрес йөрергә кирәклеге турында сөйләде.