Үлемсез гений
Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көненә Олы Битаман авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Аның иҗатын кече яшьтәгеләр дә, өлкәннәр дә ярата, шуңа күрә 6 июньдә бөтен ил буенча Россиянең Пушкин көнен билгеләп үтәләр. Бөек шагыйрьнең китаплары төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә, дөньяның төрле телләренә тәрҗемә ителә. Күргәзмәдә Александр Сергеевичның күптән инде классикага әйләнгән әсәрләре – шигырьләре һәм поэмалары, драма әсәрләре һәм, әлбәттә, әкиятләре тәкъдим ителде. Күргәзмәгә килгән һәркем үзе өчен шагыйрь, рәссам, драматург Пушкинны ача ала.
