Мин синең бер бөртегең, Россия
Россия көне бәйрәме алдыннан Коркачык авыл китапханәчесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Мин синең бер бөртегең, Россия» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Чара балаларда патриотик рух, Ватаныбыз өчен горурлык һәм аңа карата мәхәббәт формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Россия көне-балаларга безнең гаять зур, матур, күпмилләтле илебез тарихы, халкыбыз традицияләренең күптөрлелеге турында сөйләү өчен менә дигән сәбәп. Чарада катнашучылар дәүләт символлары белән таныштылар, ни өчен безнең флагның өч төстән торуын, һәр төснең нәрсә аңлатуын искә төшерделәр, Ватанның нәрсә икәнлеген, ни өчен аны ярату, хөрмәт итергә кирәклеге турында фикер алыштылар.
