Тамчы, елга, океан
Бөтендөнья океаннар көнен ел саен 8 июньдә бәйрәм итәләр. Океаннар күп санлы тере организмнарның яшәү тирәлеге, кислород, ресурслар чыганагы һәм кешенең су өстендә хәрәкәт итүе өчен киңлекләр булып тора. Чернышевка китапханәсендә укучы балалар белән әңгәмә оештырылды һәм презентация күрсәтелде. Чарада балалар планетабыз океаннары турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр: җирдә нинди океаннарда бар, анда кемнәр яши, бер-берсеннән нәрсә белән аерыла. Шулай ук китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде.
