Россия – бөек дәүләт.
12 июнь – иң яшь бәйрәм – дәүләт, азатлык, тынычлык һәм изгелек бәйрәме. Россия көне – безнең киләчәк буынга дөньяда һәм күпмилләтле илдә зур тарихыбыз турында тагын бер кат сөйләшү өчен менә дигән сәбәп ул. Чернышевка авыл китапханәсе балалар белән “Россия бөек держава” дигән тарихи-танып белү сәгатен үткәрде. Китапханәче балаларга бәйрәм тарихы, Ватаныбыз тарихының бөек сәхифәләре, аны тудырган һәм дәһшәтле елларда саклап калган кешеләр турында сөйләде. Әңгәмә вакытында презентация дә күрсәтелде. Аннан соң балалар викторинада катнашып, белемнәрен ныгыттылар.
