Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Чувашиле авылы китапханәсе

Чувашиле авылы китапханәсе, китап уку йорты (изба-читальня) буларак, 1920 нче еллардан ук билгеле. Китапханә Юртыш МТСы идарәсе бинасында урнашкан була. Беренче китапханәче – Хөснетдинова Гөлсәгыйдә исемле Мәмдәл кызы. 1959 елда, Юртыш МТСы таралгач, китапханәне клуб бинасына, аннан клуб каршындагы иске агач бинага күчерәләр. 2011 нче елда китапханә 19 кв.м. мәйданлы клубның бер бүлмәсенә күчә. Китапханә әле дә шунда урнашкан. 2008 елдан бүгенге көнгә кадәр китапханәдә әйдәп баручы китапханәче Галиева Сәвия Мәгъсум кызы эшли.  Китапханә ике торак пунктка хезмәт күрсәтә: Чувашиле  һәм Маҗар авыллары.

Китапханәче: Галиева Сәвия Мәгъсум кызы

Контактлар:

Электрон почта:   chuvaschli36@mail.ru , VGora.bibl36@tatar.ru

ТР МЭК сайтына сылтама: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42218918-36/

Китапханә адресы: 422727, Татарстан Республикасы, Биектау муниципаль районы, Чувашиле авылы, Клуб урамы, 23

Эш сәгатьләре:

Дүшәмбе – Җомга:  14.00 – 17.00

Шимбә: 8.00 – 11.00

Якшәмбе – ял