Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яшүсмерләр белән интерактив уен

Мәктәп яны лагереннан 1 нче Биектау мәктәбе укучылары Үзәк китапханәдә булдылар. Аларга Бердәм уку билеты турында сөйләделәр, күбесе шунда ук  аны алырга теләк белдерде. Укучыларны танылган якташлар язучылар һәм шагыйрьләр турында китап күргәзмәләре белән таныштырдылар. Аларны  рус һәм татар телләрендә китап күргәзмәләре кызыксындырды. Аннары егетләр һәм кызлар Бөек Ватан сугышына багышланган интеллектуаль викторинада катнаштылар. Викторинаның күп кенә сорауларына җавапларны тематик китап күргәзмәләреннән табарга мөмкин иде. Балалар вакытларын файдалы уздырдылар һәм соңгы сораштыруда тарихи фактларны яхшы белүләрен күрсәттеләр.