Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Россия Символлары

12 июньдә Россиядә рәсми рәвештә дәүләт бәйрәме – Россия көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм илнең иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе булып тора. Закон һәм гаделлек нигезендә барлык кешеләрнең ирек, гражданнар тынычлыгы һәм яхшы татулыгы бәйрәме. Бу бәйрәм-милли бердәмлек һәм Ватанның бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык символы –

Алат авыл китапханәсендә Россия көненә багышланган чара узды, укучылар дәүләт бәйрәме тарихы белән таныштылар, һәр дәүләтнең флаг, герб һәм гимн кебек үз дәүләт символлары булуын белделәр.

Чарада укучылар Россия Федерациясе гимнын тыңладылар, шулай ук сүзләрнең һәм музыканың авторы кем икәнен искә төшерделәр. Төрле илләрнең флаглары белән таныштык һәм Россия флагын җентекләп өйрәндек, аның һәр төсенең нәрсә символлаштыруын белдек, илнең гербын җентекләп өйрәндек һәм аның тарихын белдек.

Россия турында шигырьләр укыдык.