80 ел элек 1941 елның 22 июнендә
Коркачык авыл китапханәсендә Хәтер һәм горурлык көненә багышланган «80 ел элек 1941 елның 22 июнендә » дип аталган батырлык сәгате үткәрелде. Бу көнне 80 ел элек Бөек Ватан сугышы башланды. Китапханәче кунакларны Бөек Ватан сугышы тарихы белән таныштырды, совет солдатларының батырлыгы һәм фидакарьлеге, үз хезмәтләре, батырлыклары белән фронтка ярдәм иткән һәм җиңүне якынайткан хатын-кызлар һәм балалар турында сөйләде. Шулай ук китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды, анда танылган язучыларның, безнең укучыларыбызның яратып укылган әсәрләре: К. Симоновның «Тереләр һәм үлеләр», «Солдат булып тумыйлар», А. Платоновның «Үлем юк!», Б.Василевның «А зори здесь тихие» китаплары тагдим ителде. Китапханәгә килүчеләр өчен әлеге күргәзмәгә күзәтү ясалды.
